Мамин-Сибиряк әкиятләре (6+)

10 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Мамин-Сибиряк әсәрләрен бергә укыйбыз» төбәкара акциясе кысаларында әдәби сәгатькә чакырды. Ул язучының тууына 170 ел тулуга багышланды. 

Мамин сибиряк
10ф. Любимые книжки сказочника
10ф. «Аленушкины сказки»
10ф. «Добрые сказки Мамина-Сибиряка»
10ф. Смотрим мультфильм «Сказка про храброго зайца»

Чара башында яшь китап сөючеләр Дмитрий Наркисович Мамин-Сибирякның тормыш юлы белән танышты, ә электрон презентация балаларны язучының әкиятләре буенча әдәби сәяхәткә алып китте. Алар Кыю куян, Комар Комарович, Козявочка, кызык торба чистартучы Яша һ.б. геройлар белән танышты. Язучының әкият геройларын яратмыйча мөмкин түгел: алар киң күңелле, хезмәт сөючән, ярдәмчел. 

Шуннан соң балалар язучы иҗаты буенча кызыклы викторина сорауларына җавап бирде, ул иң игътибарлы тыңлаучыларны ачыкларга мөмкинлек бирде. 

Әкият уйлап чыгару җиңелме? Китапханәче балаларга бик мавыктыргыч күңел ачуда катнашырга тәкъдим итте, ул китапханәнең яшь кунакларының кәефен күтәрде. Алып баручы аларга сүзләр төшеп калган әкият текстында язган аерыгычларны атарга кушты. Балалар чиратлап теләсә кайсы аергычны атады, хикмәтлерәк булган саен, күңеллерәк булды, ә инде әкияттә буш урыннар калмагач, килеп чыккан текстны укыды. Бик кызыклы булды. 

Чара азагында күрсәтелгән «Сказка про храброго зайца» мультфильмын карау балаларны тагын бер кат Д.Н. Мамин-Сибирякның әкият дөньясына чумдырды һәм җанланган геройлар белән очрашудан онытылмас хис-кичерешләр калдырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: